«Чистай – бөек рус әдәбияты шәһәре» дигән яңа туристлык маршруты ачуга багышланган конференция узды

2014 елның 17 октябре, җомга

Чистайда 17-18 октябрьдә «Чистай – бөек рус әдәбияты шәһәре» дигән яңа туристлык маршруты ачу мәсьәләләренә багышланган конференция узды.

Анда шәһәрнең туристлык өлкәсендәге мөмкинлекләрен һәм мәдәни  хәзинәләрен файдалану  мәсьәләләре турында фикер алышу булды.

Болгар, Свияжск белән беррәттән, Чистайның да туристлар өчен кызыклы булырга бөтен мөмкинлеге бар. Чистай төбәге территориясендә Болгар ханлыгы һәм Алтын Урда чорының бар җәһәттән алга киткән  шәһәре – Җүкәтау урнашкан була.  Соңрак XVII  гасырда нигез салынган Чистай Кама буенда яшәүчеләрне икмәк белән тәэмин итү үзәге ролен уйный, шуның нәтиҗәсендә ул өяз шәһәре дәрәҗәсендә йөри.  XIX гасырда Чистай Камадагы эре сәнәгать- сәүдә үзәге була, һәм хаклы рәвештә Казан губернасында әһәмияте ягыннан икенче шәһәр буларак таныла.

Бөек Ватан сугышы елларында Чистайга 200дән артык әдәбият һәм сәнгать әһеле
эвакуацияләнә.  
Борис Пастернак, Николай Асеев, Леонид Леонов, Михаил Исаковский, Константин Федин, Анна Ахматова, Василий Гроссман, Александр Твардовский, Алексей Сурков, Виктор Боков һәм башка танылган әдәбият әһелләренең исеме Чистай белән бәйле.  

Пленар утырыштан соң конференция үз эшен  секцияләрдә дәвам итте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International