Камал театры һәм “Смена” Заман мәдәният үзәге “Театраль лекторий” ача

2014 елның 17 октябре, җомга

Г.Камал исемендәге театр һәм “Смена” Заман мәдәният үзәге яңа проект башлап җибәрә – театраль лекторий. Әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләре, рәссамнар, режиссерлар һәм актерлар әлеге проект кысаларында театр турында лекцияләр үткәрәчәк. 

1 октябрьдә «Смена»да театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов “Шекспир геройлары безнең заманда” дип аталган лекция укыды. Нәкъ менә шуннан соң “Смена” үзәгенең арт-директоры Кирилл Маевский шушындый очрашулар сериясен үткәрергә һәм проектны гади генә – “Театраль лекторий” дип атарга дигән тәкъдим белән чыкты. 

Кирилл Маевский, “Смена” үзәгенең арт-директоры: «Бүгенге көндә, миңа калса, Россиянең мәдәни киңлеге, шул исәптән, театраль киңлек тә, тирәнтен аңлау сорый. “Театраль лекторий”лар циклы белән без лекциялар аша театр территориясенә үтеп керергә телибез. Бу мәдәни глобальләшүгә омтылу: эчке жанр чикләрен агарту, алардан арынып, инде күптән яшәп килүче шәһәр берләшмәләренә чыгу. Бу театрның чикләрен киңәйтү, аны театраль залдан чыгарып, урамда яки үзенә хас булмаган мәйданнарда яшәтеп карау инициативасын хуплау һәм дәвам итү.”

Маркетинг һәм PR буенча Камал Театры директоры урынбасары Айгөл Дәүләтшина: «Театраль лекцияләрне оештыручыларның берсе безнең театр булса да, лекцияләрне камаллылар гына үткәреп калмаячак, лекторий киңлекләре безнең театр белән генә чикләнмәс.  Киресенчә, якын киләчәктә Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләре, сәнгать белгечләре, драматург, режиссерлары белән очрашулар көтелә. Лекцияләрнең форматы, миңа калса, бик кызыклы. Ул билгеле бер мәгълүматны әйтеп яздыруга гына кайтып калмый, әңгәмә рәвешендә уздырыла. Лекторлар үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, театр тормышын якыннанрак аңларга ярдәм итәчәк, куелган һәм куелачак спектакльләргә бөтенләй башка күзлектән карау мөмкинлеге бирәчәк. Бу әлегә, театр әһелләре белән “монда һәм хәзер” күрешү, кызыксындырган сорауларга җавап табу, театр хакында теоретик һәм практик мәгълүматларны белгечләр авызыннан ишетү мөмкинлеге бирүче бердән-бер мәйдан».

Лекцияләр һәр 2-3 атна саен үткәрелер дип планлашырыла. Киләсе лекция инде 27 октябрьдә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International