Казанда IV(XX) Бөтенроссия археология съезды уздырыла.
Әлеге карар Татарстанда археология фәненең зур казанышлары һәм шулай ук Казанда 1877 елда узган IV Бөтенроссия археология съезды истәлеге белән бәйле.
Съезда археология һәм тарих фәннәренең актуаль мәсьәләләре күтәреләчәк, археология мирасын саклап калу, аның мәгарифтә, музей төзелешендә, борынгы тарихи һәйкәлләрне торгызуда роле турында фикер алышу барачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте