Кичә 15 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында республикада уза торган тиңдәше булмаган мәдәни-мәгърифәти проект – «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» проектын тәкъдим итү узды. Анда 42 мең 238 беренче сыйныф укучысы катнашачак. Бу чара быелгы уку елында гамәлгә ашырылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте