Ел башында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Республикада уздырыла торган Мәдәният елы һәм «Казан 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» проекты вакыйгаларын иң яхшы яктыртуга «Мәдәният» конкурсын игълан иткән иде. Ул «Иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы теле- һәм радио тапшыру», «Татарстан Республикасы шәһәр, район, корпоратив массакүләм мәгълүмат чаралары журналисты» номинацияләрендә уздырыла.
Министрлык тарафыннан бу конкурсны уздыруга 240 мең сум акча бүленгән. Җиңүчеләргә 15 меңнән 40 меңгә кадәр премияләр биреләчәк.
(843) 2647398.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте