«Без булган җирдә – яхшы!» телетапшыруы Казанда төшерелде

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

12 октябрьдә «НТВ» телеканалының иртәнге эфирына чыккан «Без булган җирдә – яхшы!» телетапшыруында катнашучылар Казанда булды.   

Сюжетта ике яшьлек балалары булган бер гаиләнең Казанга килүе, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында һәм «Свияжск утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында булуы турында сөйләнә.

Тапшыруны  http://www.ntv.ru/peredacha/Horosho_tam_gde_mi_est/m43260/o300256/6 сылтамасында карарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International