Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Ригина Вәлиева «Төньяк балкышы» IV халыкара музыка фестивалендә катнашты

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториесе солисты Ригина Вәлиева Якутиядә узган «Төньяк балкышы» («Северное сияние») IV халыкара музыка фестивалендә катнашты.

Фестивальнең быелгысы  Россиядә Мәдәният, Якутиядә Арктика елына һәм Халыкара музыка көненә багышланган һәм анда Саха, Башкортстан, Татарстан республикаларыннан, Үзбәкстаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Монголиядән, Бельгиядән килгән җырчылар һәм музыкантлар катнаша. Фестиваль 12 концерттан тора һәм төрле шәһәрләрдә – Якутск, Нерюнгри, Покровск, Мирный, Мәскәүдә уза.

Татарстан җырчысы фестивальнең  “Тыал ырыата” (“Песня ветра”) дип аталган  6нчы  концертында катнашты – Якут дәүләт концерт оркестрына кушылып «Казах вальсы» (Хамиди) һәм «Вальс» (Ардити) әсәрләрен башкарды, дип хәбәр итә филармониянең матбугат үзәге.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International