Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының Европада гастрольләре башланып китте. Артистлар Нидерландлар Патшалыгында һәм Бельгиядә чыгыш ясаячак. Гастрольләр 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Тамашачыларга “Энҗе эзләүчеләр” (Ж.Бизе музыкасы) операсы тәкъдим ителәчәк. Әлеге гастрольләр вакытында спектакльне 33 тапкыр сәхнәгә куярга ниятлиләр. Чыгышлар Эйндховен, Роттердам, Гауд, Харлем, Амстердам һ.б. шәһәрләрдә булыр дип көтелә.
Казан тамашачысы үз артистларын 27 ноябрьдә “Аида”, ә 30 да “Севильский цирюльник” спектакльләрендә күрә алачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте