“Әкият” курчак театры нефть районнары буенча гастрольләргә чыкты

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

Кичә “Әкият” балалар курчак театры артистлары республиканың нефть районнары буенча гастрольләргә чыгып китте. Тамашачыларга алар Ренат Харис әсәре буенча куелган “Кәкрүшкә” спектаклен тәкъдим итә. Спектакльне сәхнәгә РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган.

Бу спектакль XI Халыкара “Нәүрүз” театр фестивалендә дә катнашкан иде.

Бүген “Кәкрүшкә”не Әлмәт шәһәре нәниләре караган. Иртәгә “әкиятле”ләр Түбән Камага юл тота. 16 октябрьдә курчак театры спектаклен Азнакай, ә 17 се Алабугада карарга мөмкин булачак. 

“Татар-информ”

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International