Вьетнамда «Европа-Азия» халыкара фестивале уза

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

Халыкара «Европа-Азия» яңа музыка фестивален ике елга бер мәртәбә Казанда уздыру традициягә керде инде.  Былтыргы  фестивальдә Вьетнамның композиторлар ассоциациясе рәисе  До Хонг Куан катнашкан иде. Шул вакытта 2014 елгы «Европа-Азия» фестивален Вьетнамда уздыру турында карар кабул ителгән иде.

Рәшит Кәлимуллин Вьетнам фестиваленә оештыру комитетының шәрәфле әгъзасы итеп чакырылды. Фестивальне ачу тантанасы өчен аңа  «Хошимин» увертюрасын язарга заказ бирелгән иде. Вьетнам фестивале 8 октябрьдә  шушы әсәрне башкару белән ачылды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International