Татарстанда Кырым филармониясе артистлары гастрольләре узды

2014 елның 12 октябре, якшәмбе

Узган атнада Казанда үткән Кырым филармониясе артистлары гастрольләре Татарстан Республикасындагы Мәдәният елының күренекле вакыйгаларыннан берсе булды. Проект Татарстан Республикасы   Президенты ярдәме белән оештырылды.

8 октябрьдә Кырым артистлары ДЗКЗ сәхнәсендә «Кырым эскизлары» дигән концерт бирде. Кырымның күренекле музыкаль коллективларыннан берсе «Таврический благовест» хоры украин һәм  кырым татарлары фольклорыннан, шулай ук православие дини музыкасыннан төзелгән программа тәкъдим итте.

Икенче бүлектә тамашачы җырчы Эльмира Налбантова иҗатыннан ләззәт алды. Аның башкаруында  шулай ук украин һәм  кырым татарлары көйләре, хәзерге заман музыкасы яңгырады.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International