9 - 11 октябрьдә Казанда Ингушетия Республикасы Мәдәният көннәре узды. Әлеге мәдәни чараның бай программасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның Ингушетия Республикасы мәдәният министры Марет Газдиева белән рәсми очрашуы аеруча зур әһәмияткә ия булды.
Яклар мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Бу килешүдә театр-концерт, музей-күргәзмә эшчәнлеге һәм китапханә эше өлкәсендә үзара файдалы багланышларны үстерү күздә тотыла.