Ветераннар (пенсионерлар) арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» III Республика фестиваленең йомгаклау концерты булды

2014 елның 11 октябре, шимбә
11 октябрьдә Татар дәүләт филармониясе залында Ветераннар (пенсионерлар) арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» III Республика фестиваленең йомгаклау концерты булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фестивальнең йомгаклау концертына барлыгы 94 номер сайлап алынган иде. Концертны ачуда күп кенә рәсми затлар катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International