9 - 11 октябрьдә Ингушетия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү нигезендә Казан шәһәрендә Ингушетия Республикасы көннәре уздырыла. Әлеге киң колачлы мәдәни проект татарстанлыларны ингуш халкының бай мәдәнияте, үзенчәлекле йола һәм гореф-гадәтләре, аның тарихи-мәдәни, әдәби һәм сәнгати мирасы белән таныштырачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте