«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Россиянең һәм Татарстанның Халык рәссамы Искәндәр Рафиковның юбилей күргәзмәсе ачыла

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

8 октябрьдә 16.00 дә  «Хәзинә»  милли сәнгать галереясендә Россиянең һәм  Татарстанның Халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты, КДАТУ профессоры Искәндәр Рафиковның юбилей күргәзмәсе ачыла. Останың төрле елларда язылган эшләре куелган экспозиция аның 85 еллыгына багышланган.

Монда авторның  97 эше куелган. Күргәзмә  16 ноябрьгә кадәр эшли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International