8 октябрьдә ДЗКЗ тамашачыларга «Кырым эскизлары» программасын тәкъдим итә. Проект Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла.
Концертта Кырым филармониясе артистлары катнаша. Беренче бүлектә «Таврический благовест» камера хоры чыгыш ясый.
Икенче бүлектә музыка сөючеләр Украинаның һәм Кырым Автономияле Республикасының атказанган артисты җырчы Эльмира Налбантова иҗаты белән таныша алачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте