«Әкият» татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә - күләгәләр тамашасы

2014 елның 3 октябре, җомга

9 октябрьдә «Әкият» татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә  Алексей Егоровның "Кызыма дигән альбом" пьесасы буенча куелган спектакль күрсәтелә.  8 октябрьдә 15.00дә театр спектакльне журналистларга күрсәтергә ниятли.

Алексей Егоров – композитор Нәҗип Җиһановның оныгы.

Спектакль композиторның хатлары һәм истәлекләренә нигезләнеп иҗат ителгән. Анда күләгә курчаклары һәм мультипликация кулланылачак.

237-70-05; сот: 8904-665-18-14

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International