10 октябрьдә бөек шагыйрь М.Ю. Лермонтовның тууына 200 ел тула. Шул уңайдан ДЗКЗ аның «Демон» поэмасы буенча эшләнгән «…Мәхәббәткә җәннәт ишекләре ачык» дигән уникаль музыкаль-театраль проект тәкъдим итә. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры башкара. Проектның авторы һәм режиссёры — нәфис сүз остасы Рөстәм Галич (АКШ).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте