Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә Татарстанда туган якны өйрәнүгә багышланган китап дөнья күрде.
Студентларга, шулай ук урта махсус уку йортлары укучыларына аталаган уку әсбабында Татарстан Республикасы территориясе, табигате, климаты, халкы, хуҗалыгы, тарихы һәм мәдәнияте турында мәгълүмат бирелә. Китап Брайльнең рельеф нокталы шрифты белән «Татарстан – бармаклар очында» проектын гамәлгә ашыру барышында чыгарылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте