Казанда Бөтенроссия хор фестиваленең республика этабы уза

2014 елның 3 октябре, җомга

22-23 ноябрьдә Казанда Бөтенроссия хор фестиваленең республика этабы уздырыла.   

Фестиваль дүрт категориядә уздырыла: «Д1» категориясе үзешчән балалар хорлары (6-16 яшь); «Д2» категориясе балаларга өстәмә белем бирү оешмаларының өйрәтмә хор/хор коллективлары (6-16 яшь); «Л» категориясе профильле булмаган уку йортларының бер төрле яисә катнаш үзешчән хорлары /студентлар хорлары; «П» категориясе — бер төрле яисә катнаш һөнәри хорлар / профильле уку йортларының өйрәтмә хорлары.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International