Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский AMC агентлыгы артистлары сәхифәләренә кертелде

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

AMC агентлыгы ярты гасыр элек диярлек оешкан. Ул бөтен дөнья күләмендә концертлар оештыру белән шөгыльләнә. AMC артистлары арасында  Андрей Кончаловский, Джанандреа Нозеда, Александр Торадзе, Даниэле Рустиони, Ютака Садо, Берлин симфоник оркестры, Россия милли оркестры, BBC оркестры, «Камерата Зальцбург» кебек күренекле сәнгать әһелләре бар. Александр Сладковский AMC артистлары сәхифәсенә быелгы концерт сезонында кертелде. Күренекле агентлык Татарстан оркестрының һәм аның дирижеры концертларын Европаның иң яхшы концерт мәйданчыкларында оештыру белән шөгыльләнәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International