«Балкыш» фестивале беренче тапкыр 2012 елда Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырылган иде. Аның оештыру комитетын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде. Татарстан Республикасы Халык артисты Шамил Әхмәтҗанов рәислегендә абруйлы жюри төзелде. Быел фестиваль өченче тапкыр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырыла. Сайлап алу турлары Әлмәт, Буа, Алексеевск, Чаллы, Арча, Кукмара һәм Казанда узды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте