3 октябрьдә «Мир» кинотеатрында «Хәтернең кайтуы» фильмы премьерасы була. Тамашачыларга аны күренекле документаль кино остасы, әлеге фильмның режиссеры Юрий Гвоздь тәкъдим итә.
«Хәтернең кайтуы» - кыска метражлы документаль фильм, анда уен фильмы элементлары кулланыла. Картина Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулуга багышланган. Фильм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы заказы буенча төшерелгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте