5 - 21 октябрьдә Г. Константинов исемендәге Академия рус драма театрының (Йошкар-Ола) Идел буе федераль округының кече шәһәрләре буйлап гастрольләре башлана.
Театр спектакльләрен Россиянең «нефть боҗрасы» шәһәрләрендә: Әлмәт, Лениногорск, Стәрлетамак, Октябрьск, Түбән Камада күрсәтәчәк. Тамашачыларга В.Шукшинның «Точка зрения» («Ноктаи нәзар»), К.Людвигның «Примадонны» («Примадонналар»), П.Кальдеронның «Дама-невидимка» («Күзгә күренмәс ханым») комедияләре, шулай ук балалар өчен В.Шишкинның «Морозко» һәм М.Непряхинның «Волшебная лампа» («Тылсымлы лампа») әсәрләре тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте