Татарстан Республикасының филармония джаз оркестры “Джазландиягә сәяхәт" программасы белән яңа сезонын ачты. "Джазландия" поезды сәяхәтен Саксофония иленнән башлап, икенче тукталышны Флейта туташта ясап, Кларнеттаун каласын узып, Купрумвильдә ял итеп, Ритмтаунда тукталды. Яшь тамашачыларны оркестрдагы уен кораллары белән таныштырган һәм джаз музыкасының иң матур үрнәкләрен тәкъдим иткән әлеге программа камил сценарийга нигезләнеп оста режиссура алымнары белән театральләштереп куелган, программага интерактив элементлары да кергән.
Тамашачыларны матур эмоцияләргә баеткан виртуоз музыкантларга һәм нәзакатьле дирижер Анатолий Василевскийга , бу очрашуны оештырган Филармония җитәкчелегенә,оркестрның сәнгать җитәкчесе Лидия Әхмәтовага, баш дирижер Марат Николаевка, музыка белгече Элмира Хәниевага, сценарий авторы һәм режиссер Надежда Будыленкога – алкышлар!