26 сентябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театры 70нче юбилей сезонын ачты. Бәйрәм тантанасы театр каршындагы мәйданда ук башланды.
Җәй көне нефтьчеләр бинаның фасадын яңарттылар. 12.5 млн.лык ремонт эшләре башкарылды. Киләчәктә мәйдандагы күрше биналар да театр бинасы кебек кояш төсендә булачак.
Яңартылган бинага беренче булып артистлар узды. Иң элек труппага быел килеп кушылган яшь артистлар: Сиринә Мукриева, Рузилә Шәймөхәммәтова, Ләйсән Нуриева күтәрелде. Кызыл келәмнән иң соңгы булып 53нче сезонын эшләүче Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова атлады.
Бәйрәмдә гадәттәгечә шәһәр администрациясе «Ел актеры» премияләрен тапшырды. Быел бу бүләкне Татарстанның халык артисты, Д. Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рафик Таһиров, Татарстанның халык артисты, Д. Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рамил Минханов, артист Эльмира Яһудина алды.
Бу көнне тамашачыларга 70 еллык тарихлы театрның соңгы 310нчы премьерасы тәкъдим ителде. И.Зәйниевнең “Амазонка” спектаклендә бары яшьләр генә уйный. Режиссеры да яшь артистка Алина Мөдәрисова.
1-3 октябрьдә «Гашыйк Кәриб» спектаклен тагы бер фестиваль көтә. Артистлар Пенза шәһәрендә Лермонтов әсәрләре буенча Бөтенроссия “МАСКЕРАДЪ” фестивалендә чыгыш ясаячак.
Яңа сезонның беренче премьерасы 17 октябрьдә була. Х.Хаҗибәковның “Аршин мал алан” спектаклен режиссер Ренат Әюпов сәхнәләштерә. Премьера Татарстанның халык артисткасы Луиза Солтанованың 70 яшьлек юбилее кичендә күрсәтеләчәк.
20-29 октябрьдә артистларның Идел буе шәһәрләрендә гастроле көтелә. Ә бездә дусларыбыз Нугай дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясаячак. 23ендә алар Р.Батулланың “Кичер мине, әнкәй” әсәре буенча куелган “Син минем анам” спектаклен, 24ендә “Җырла җаным” исемле концерт күрсәтә.
Театрның 70 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә 5 декабрьдә булачак.
Мәгълүмат өчен: Әдәби-драматик бүлек мөдире Әнисә Таһирова, 45-46-07, 8 927 476 82 62
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте