Татарстан Республикасы Милли музее Тукайның «Болгар» номерларында яшәвенә багышланган экспозицияне тәмамлап килә

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы  Милли музее Тукайның «Болгар» номерларында  яшәвенә  багышланган экспозицияне Татарстан һәм Мәскәү урамнары кисешкән чатта яңадан төзелгән бинаның беренче катында ачарга әзерләнә. Аңа элеккеге «Болгар» кунакханәсеннән ике интерьерның аерым өлешләре керә. Шуларның берсе - Г. Тукай  1907-1912 елларда яшәгән номер, икенчесе – шагыйрь хезмәттәшлек иткән «Әл-Ислах» газетасы редакциясе интерьеры. Экспозициядә шулай ук «Тукай заманындагы Казан. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы» һәм «Татарстанда Тукай белән бәйле урыннар» электрон терминаллары керәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International