Хөрмәтле журналистлар!
Сезне 1 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына Уильям Шекспир пьесасы буенча куелган “Ричард III” спектаклен карарга чакырабыз.
Спектакльне карарга килү өчен аккредитация үтү сорала. Аккредитация өчен үзегез турында түбәндәге мәгълүматны:
1. Массакүләм мәгълүмат чарасының исеме;
2. Журналистның исем, фамилиясе;
3. Элемтә өчен телефон номеры;
4. Фотограф\операторның исем, фамилиясе. шушы электрон адреска: kamal_new@mail.ru 30 сентябрь 12.00 сәгатькә кадәр җибәрергә.
Искәртеп үтәбез, “Ричард III” спектакленең премьерасы 12 октябрьдә 18.00 сәгатьтә. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Сәхнәгә куючы рәссам – Сергей Скоморохов. Төп рольдә – Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Хәйруллин, дип итә Камал театрының матбугат үзәге.