«Әкият» курчак театры Уфага «Театраль Идел буе» округ фестивалендә катнашырга китте

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген «Әкият» театрының татар төркеме  артистлары «Театраль Идел буе»  округ фестивалендә катнашырга дип Уфага китте.   

Фестиваль 26 - 30 сентябрьдә уза.

Татар артистларының чыгышы 30 сентябрьгә билгеләнгән, алар нәни тамашачыларга «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәк. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International