Минзәлә театры “Тилмереп дога көткәннәр” спектакле белән гастрольләргә чыга

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

  Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Р.Кинҗәбаев әсәре буенча куелган “Тилмереп дога көткәннәр” спектакле белән Балтач районына гастрольләргә чыкты.

Спектакль Пижмара, Нөнәгәр  авылы мәдәният йортларында күрсәтелде инде. Бүген, 25 сентябрьдә, аны Чепья авылы халкы карый алачак, иртәгә  Балтач районы мәдәният йортында күрсәтеләчәк. Гастрольләр Алан авылы мәдәният йортында куелган спектакль белән төгәлләнәчәк.

 Спектакльнең режиссеры  һәм сәхнәгә куючысы – Дамир Самерханов. Композиторы - Юрий Чаплин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Рәссамы - Ленар Гыйльметдинов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

   Сугыш кырында аягын өздереп интегеп яткан 18 яшьлек егет Ильяс янына Газраил килә. Хәзер үк оҗмахка алып керәм, алдагы тормышың авыр һәм михнштле, ди. Шулай яшь килеш Ильясның бер дә үләсе килми һәм Газраил аңа алда ни көтәсен күрсәтә. Менә Ильяс туган авылына кайта, тик газиз әнисе дә аңа шатланмый  - ярты ел элек үк улының үлгәнлеге хакында хәбәр алган һәм хәерләр биргән ул. Йөргән кызы Нурия аяксыз Ильястан шунда ук кача. Оятсыз һәм намуссыз, сугышка сугышка да бармаган Мәхмүт авылның рәисе булып эшли. Озак та үтми Ильясның әнисе дөнья куя, ә егетнең михнәт кичүләре әле дәвам итә. Эчә, сүгенә дип даны чыккан Һәдия исемле кыз мәҗбүри Ильяска кияүгә чыга. Әйбәт кенә яшәп китеп бәби көткәндә Мәхмүт Һәдияне авыр эшкә җибәрә һәм аның авыры төшә. Гаделселеккә түзә алмыйча Мәмүткә каршы баш күтәргән өч дусның берсе сатлыкҗан булып чыга. Ильяс белән Тәлгатьне халык дошманы дип төрмәгә ябалар. Иреккә чыккан Ильясны көтеп торучы юк – Һәдия эчеп үлгән. Сугыш ветераннарына хөрмәт, ихтирам белән карау түгел, яшьләрдән киресенчә, гаепләү сүзләре дә ишетә Ильяс. “Сезнең җиңү кирәк түгел иде” – диләр.

    Юк, мондый тормышта яшисе килми егетнең, ул Газраилдән җанын алуын сорый...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International