«Ел китапханәчесе» Бөтенроссия конкурсы Россия китапханәләр ассоциациясе тарафыннан РФның гомум кулланылыштагы муниципаль китапханәләре дәрәҗәсендә икенче тапкыр уздырыла. Быел аңа РФның 57 төбәгеннән 296 гарызнамә алынды. Финалга 20 катнашучы чыкты. Алар арасында Татарстан китапханәчеләре Гүзәл Иркәева һәм Алексей Дмитриев та бар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте