Чаллы дәүләт курчак театры «Вятка – балачак шәһәре» халыкара курчак театрлары фестиваленә китте

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

24 - 28 сентябрьдә Киров шәһәрендә «Вятка – балачак шәһәре»  халыкара курчак театрлары фестивале уза.  Анда Чаллының курчак театры артистлары «Елан патша» әкияте белән катнаша.  Аннары актерлар Уфа шәһәренә «Театраль Идел буе» фестиваленә китәчәк. Башкорт фестивалендә «Дюймовочка» спектаклен күрсәтергә карар кылынган. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International