Н.А.Дурова музей-утарында кавалерист кызның тууына 231 ел тулуга багышланган «Рус солдатында акыл һәм көч ташып тора» дигән музей проекты узды

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
26 сентябрьдә Н.А.Дурова музей-утарында кавалерист кызның тууына   231 ел тулуга багышланган «Рус солдатында акыл һәм көч ташып тора» дигән музей проекты уза.

Проектта Алабуга Суворов  училищесы курсантлары катнашачак. Аларга 1812 ел Ватан сугышы чорына сәяхәт итү мөмкинлеге бирелә.  Курсантлар  яшерен  шифрлар чишәчәк, ат менеп, кавалерия сөңгесе тотып төрле күнегүләр эшләп күрсәтәчәк, солдат учаклары тергезергә, аяк чолгавы чорнарга өйрәнәчәк, солдат итекләре төрле бәйгеләрдә катнашачак.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International