9 октябрьдә «Әкият» татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә Алексей Егоровның "Кызыма дигән альбом" пьесасы буенча куелган спектакль күрсәтелә.
Алексей Егоров – композитор Нәҗип Җиһановның оныгы.
Спектакль композиторның хатлары һәм истәлекләренә нигезләнеп иҗат ителгән. Анда күләгә курчаклары һәм мультиплакация кулланылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте