2 октябрьдә «Әкият» татар дәүләт курчак театры Е.Шварцның «Көлбикә» спектакле белән яңа 81 нче сезонын ача. 3 октябрьдә З.Думави әсәре буенча куелган «Ана күзләре» спектакле белән татар төркеменең быелгы театр сезоны башлана.
Быелгы сезон премьераларга, иҗат кичәләренә, төрле театральләштерелгән-концерт тамашаларына бай булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте