«Манеж» күргәзмәләр залында «Гомуми тел – билге» (төрки дөнья - Россия этнография музее тупланмаларында) күргәзмәсе ачыла

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

26 сентябрьдә «Манеж» күргәзмәләр залында  «Гомуми тел – билге» (төрки дөнья -  Россия этнография музее тупланмаларында) күргәзмәсе ачыла.

 Аның төп максаты – бер үк вакытта охшаш та, күптөрле дә төрки дөнья белән таныштыру.  Төрки халыкларны уртак төрки телдән кала беренче нәүбәттә символларда һәм милли бизәкләрдә чагылыш табучы рухи һәм матди мәдәниятләрнең охшашлыгы берләштерә.  

Күргәзмәдә Россия этнография музее тупланмаларыннан 270 экспонат куелган. Бу - киемнәр, һөнәрчелек, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, музыка уен кораллары һ.б.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International