Чаллы курчак театры «У ковчега в восемь» («Сәгать сигездә көймә янында ») (Ульрих Хуб) спектаклен сәхнәгә куярга финанс ярдәме алыр өчен Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең грант конкурсында катнашты. Берлекнең эксперт советы әлеге проектка 300 000 сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.
Театр хәзерге заман немец драматургы әсәре буенча куелачак спектакль премьерасын сәхнәгә 2015 елның маенда чыгарырга ниятли. Яңа спектакль нәни тамашачының игътибарын гомумкешелек кыйммәтләре һәм кешеләр арасында үзара мөнәсәбәтләрнең нинди мөһим роль уйнавына юнәлтә, сабыйларга хәтта бәләкәчләрнең дә үз эш-гамәлләре өчен җаваплылык тоярга тиешлеген күрсәтеп бирә.
8 (8552) 38-07-78, 8-905-372-1558
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте