Хәзерге заман сәнгате галереясендә «Рерих пакты: тарихы һәм хәзергесе» дигән күргәзмә проектын тәкъдим итү була

2014 елның 20 сентябре, шимбә

24 сентябрьдә Хәзерге заман сәнгате галереясенең Графика залында  «Рерих пакты: тарихы һәм хәзергесе» дигән күргәзмә проектын тәкъдим итү була.

Программада:

14.00 Түгәрәк өстәл: «ХХI гасырда мәдәни мирасны саклап калу»;

16.00 «Рерих пакты. Тарихы һәм хәзергесе» күргәзмәсен тантаналы ачу.

Әлеге күргәзмә проекты тарихка Рерих пакты исеме белән кереп калган  Сәнгать учреждениеләрен, фәнни учреждениеләрне һәм тарихи һәйкәлләрне саклау турындагы   халыкара шартнамәне имзалауга 80 ел тулу (1935 г.), шулай ук рәссам, гуманист һәм күренекле мәдәният эшлеклесе Николай Рерихның 140 еллыгы (1874 – 1947) уңаеннан оештырылган.  

Проект 19 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International