Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй Казахстанның Астана шәһәрендә гөрләп узды. Ул Казахстанда Татарстан көннәре кысаларында уздырылды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм бик күп рәсми затлар катнашты.
Рәсми һәм бәйрәм чараларында Астанада Татарстаннан 700 кеше, шул исәптән республика предприятиеләре директорлары да катнашты.
Сабан туе "Хан Чатыр" сәүдә үзәге каршындагы мәйданда үтте. Бәйрәм башланыр алдыннан кунаклар Татарстанның сәнәгый һәм авыл хуҗалыгы куәте чагылдырылган
Күргәзмә белән танышканнан соң, шәрәфле кунаклар Сабан туена юнәлде. Мәйданга керү юлында аларны милли киемнәр кигән, кулларына милли тәм-томнар тоткан кызлар каршы алды. Рөстәм Миңнеханов алардан авыз иткәннән соң, үзенә сузган түбәтәйне алды һәм Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов башына кидерде.
Бәйрәмдә кунаклар көрәш карады. Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Имангали Тасмагамбәтов татар һәм казакъ уеннарында катнашты. Астана хакиме күзләрен бәйләгән килеш чүлмәк ватарга тырышса, Татарстан Президенты "Асык ату" дигән уенда үз көчен сынап карады.
Бәйрәм концерты "Сабан туе" сәхнәләштерелгән тамашадан башланды, аны Татарстан сәнгать осталары башкарды. Аннары сәхнәгә рәсми затлар чакырылды.
"Бүген без үзенчәлекле вакыйга шаһитлары булдык: без дусларны гына түгел, кардәшләребезне - Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасын каршы алдык", - дип җәмәгатькә мөрәҗәгать итте Имангали Тасмагамбәтов. Ул Астанада Татарстан Мәдәнияте көннәрен оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм октябрь аенда Казахстан һәм Татарстан башкалалары арасында кардәшлек турында килешү төзелгәнгә 10 ел тулуын искәртте.
"Бүген без биредә юбилей датасын билгеләп үтү өчен генә түгел, бай тарихы һәм мәдәни мирасы булган татар халкын хөрмәтләү өчен җыелдык. Минем әлеге гаҗәеп чараны оештыручыларга олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Астанага Мәдәният көннәрен үткәрүгә бу күләмдә делегация килгәне юк иде әле", - дип канәгатьлек белдерде Астана хакиме. Ул билгеләп үткәнчә, чын дуслык могҗиза тудырырга сәләтле, кичә генә Астанада салкын, көзге һава торышы булса, бүген, Сабан туе бәйрәмендә, - җылы һәм кояшлы. "Дуслык өчен чикләр юк һәм чын дуслык могҗиза тудырырга сәләтле", - диде Имангали Тасмагамбәтов һәм Татарстан Президентына Казахстанга аерым мөнәсәбәт өчен рәхмәт әйтте.
Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, Казахстанда Сабан туе бәйрәме ел саен узса да, быел аеруча киң колач белән үткәрелүен әйтте. "Россия белән Казахстанда халыклар мөнәсәбәтләре безнең дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыткан күп милләтләр яши, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар халкы безнең дуслыкны ныгытучыларның иң мөһиме булып тора", - дип белдерде М.Бочарников.
Татарстан Президенты җыелучыларны Сабан туе бәйрәме белән котлады. "Татар һәм казакъ халкы һәрчак бергә булсын", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов Казахстан җитәкчеләренә Татарстан көннәрен оештыру һәм үткәрүдә булышканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Россияне тәкъдим итү безнең өчен зур мәртәбә", - дип ассызыклады Татарстан башлыгы һәм Татарстан Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъектларының берсе санала дип өстәде. Ул искәрткәнчә, бу көннәрдә Астанада Татарстан көннәре уңаеннан зур күләмле чаралар узган, шул исәптән татар диаспорасы белән очрашу да. "Алар Казахстанда яшәүләреннән канәгать, биредә татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бөтен шартлар да бар диләр, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. - Биредә без Россияне тәкъдим итәбез һәм безнең дуслык тагын да ныгысын дип телибез", - дип йомгаклады ул.
Чыгышлардан соң Астана хакиме белән Татарстан Президенты Казахстан мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Рәхмәт хатларын тапшырды. Сабан туе батыры Татарстан Президенты бүләге - автомобиль алачак дип игълан ителде.
"Татар-информ" МА
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте