Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре коллективларының Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алуга проектларын тәкъдим итү бара

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алуга конкурста катнашучы муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре коллективларының проектларын яклау дәвам итә. Телдән яклау вакытында проекттан өзекләрне Microsoft Office PowerPoint 2007 программасы ярдәмендә күрсәтү мәҗбүри. Яклау 5 минуттан артмаска тиеш.

Презентацияләр уздыру 26 сентябрьгә кадәр планлаштырылган.

 Ике көндә 46 проект күрсәтелде инде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International