2014 елның 4 октябрендә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 109 сезонның беренче премьерасы – Флорид Бүләков пьесасы буенча “Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакле. Режиссеры – Радик Бариев. Рольләрдә – Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина, Ләйсән Рәхимова, Раил Шәмсуаров.
«Сөясеңме, сөймисеңме...» – Камал театры артисты Татарстанның атказанган артисты Радик Бариевның режиссер буларак тәкъдим иткән өченче премьерасы. Спектакльнең рәссамы – Булат Ибраһимов (“Җәйнең бер көнендә”, “Үлеп яратты”, “Курчак туе” һ.б.)
Гомер буе иңгә-иң яшәгән Карт һәм Карчык рольләрендә - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Дания Нуруллина. Аларның яшь чагын – Гомәр белән Вәсилә ролен – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова һәм Раил Шәмсуаров башкара.
Флорид Бүләковның әлеге пьесасы Татарстан һәм Башкортостан театрларында гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә еш куелды. Мөгаен, бу трагикомедиянең күңелгә үтеп керердәй эчтәлеге белән бәйледер.
Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. Нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы? Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән бәхетле көннәре һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә.
«Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, - ди пьеса авторы Ф.Бүләков. – Әлбәттә, озак дәвамында эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәткә юлыккан кешеләр бәхетле».
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте