Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале башланып китте

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

15 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале башланып китте.

Фестивальнең беренче көнендә Казанның Архангельск зиратында Кәрим Тинчуринның каберенә чәчәкләр салынды.

Чарада Татарстан Республикасы язучылар берлегеннән, Татарстан театрларыннан  вәкилләр катнашты. Әлеге зиратта 1929-1942 елларда атып үтерелгән, сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела куелган. Биредә шулай ук Кәрим Тинчурин исеме дә бар (бу мәгълүмат Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе архивыннан алынды). Бу чара Кәрим Тинчуринның  күмелгән урыны төгәл билгеле булганнан соң, әдипнең туган көнендә, беренче мәртәбә уздырыла.

15.00 сәгатьтә «Хәзерге җәмгыятьтә милли драматургия үсеше» дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Түгәрәк өстәлдә фествальнең  кунаклары: Калмыкия, Чувашия, Башкортостан, Татарстан театрлары вәкилләре катнашты.

Кич 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивален тантаналы ачылу кичәсе булды. Кичәдә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать бүлеге мөдире Хайретдинова Дилия Флеровна, Россия Федерациясе театр әһелләре берлегеннән милли театрлар бүлеге җитәкчесе Корчак Марина Михайловна Берлекнең җитәкчесе Александр Александрович Калягин исеменнән котлау җиткерде.

Кич Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Назлы кияү» спектакле белән дәвам итте.

Мәгълүмат өчен: Рузалия Газизова, 89274138206 e-mailruzaliyagaziz@gmail.com

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте, К.Тинчурин театрының мәгълүмат үзәге ярдәмендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International