2014 елның 17 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, ТР һәм РФ нең атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис Мусин экскурсия уздырачак.
Г.Тукай әдәби музеенда күп төрле мәдәни чаралар – әдәби-музыкаль кичәләр, мәдәният әхелләре белән очрашулар, яңа китаплар белән танышу кичәләре, музей бәйрәмнәре, мастер-класслар уза.
Айга бер тапкыр музейда безнең күренекле замандашларыбыз – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, матбугат һәм төрле оешма вәкилләре, галимнәр һәм спортсменнар – Татарстан йолдызлары экскурсия уздырачак. Музейда берничә «йолдызлы» экскурсия узды инде. Беренчесен Татарстанның халык язучысы, публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла уздырды. Шулай ук Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы һәм аның «йолдызлы» юлдашы тәрҗемәче, КДУ укытучысы Фатыйх Котлы экскурсиясе дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Скрипкачы, дирижер, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов экскурсиясе дә экскурсантлар күңелендә тирән эз калдырды. Март аендагы Халыкара театр көненә багышланган экскурсияне берничә буын тамашачысының яраткан артисты, нәфис сүз остасы һәм безнең музейның якын дусты, Г.Камал театры актеры, ТРның атказанган артисты Фәнис Җиһанша әзерләде. Музейда шулай ук журналист, «Гаилә һәм мәктәп» газетасы редакторы Гөлүсә Закирова һәм Казан шәһәренең 18 нче хастаханәсе баш табибы, ТРның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Бакиров та экскурсия уздырдылар.
Сентябрьдә проект дәвам итә, бу айдагы “йолдызлы” экскурсия Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән бәйле. Экскурсия барышында Харис Мусин үзенең Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турындагы уй-фикерләре белән уртаклашыр һәм, әлбәттә, Тукай әсәрләреннән үзенә ошаганнарын укыр. Йолдызлы «экскурсовод»ның кунаклары – республикабызның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре.
Татарстан Республикасы Мщдщният министрлыгының матбугат хезмәте