Иртәгә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре коллективларының Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алуга проектларын тәкъдим итү була

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

Иртәгә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алуга конкурста катнашучы муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре коллективларының проектларын яклау булачак. Телдән яклау вакытында проекттан өзекләрне Microsoft Office PowerPoint 2007 программасы ярдәмендә күрсәтү мәҗбүри. Яклау 5 минуттан артмаска тиеш.

 Презентацияләр уздыру 26 сентябрьгә кадәр планлаштырылган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International