X Казан халыкара мөселман кинофестивалендә җиңүчеләр

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

X Казан халыкара мөселман кинофестивалендә җиңүчеләр:

«Тулы метражлы иң яхшы уен фильмы» - «Хәлимәнең юлы»/ реж. Арсен Антон Остойич (Хорватия);

«Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы режиссерлык эше» - «Дөньядан үч кайтарып кичү. Үткәннән хатлар»/ реж.Октай Миркасыйм (Азәрбайҗан) һәм «Узган кышта» / реж. Сәлим Салавати (Иран);

«Тулы метражлы уен фильмына иң яхшы сценарий» - «Соңгы тукталыш» / реж. Марсио Кури (Бразилия);

«Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы операторлык эше» - «Сынау» / реж. Александр Котт (Россия);

«Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы ир-ат роле» - Даниил Шиһапов, «Корбан-роман: бер корбанлык тарихы» / реж. Салават Юзиев (Россия);

«Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы хатын-кыз роле» - Тамара Миронова, «Бабу» / реж. Андрей Гребенкин (Беларусь);

«Кыска метражлы иң яхшы уен фильмы» - «Февраль» / реж. Руслан Мөхәммәтов (Россия);

«Тулы метражлы иң яхшы документаль фильм» - «Әфганстан 2014 — җентекле караш» / реж. Рази Мөхәби, Сөйхәла Мөхәби (Италия-Әфганстан);

«Кыска метражлы иң яхшы документаль фильм» - «Калифорния мөселманнары» / реж.Суфиан Берричи (Франция);

«Иң яхшы анимация фильмы» - «Елантау әкиятләре» / реж.Сергей Киатров (Россия);

 «ТӨРЕКСОЙ» халыкара төрки мәдәният оешмасының махсус бүләге - «Юллар чатында» / реж. Фәйсал Сөйсал (Төркия);

Татарстан Республикасы Президентының махсус бүләге «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» - «Ул ханым» / реж. Лариса Садилова (Россия);

Казан шәһәре мэрыннан махсус бүләк - «Корбан-роман: бер корбанлык тарихы» / реж. Салават Юзиев (Россия);

Жюриның махсус искәртмәсе - «Туфан Туфан инде ул» / реж. Илдар Матуров (Россия);

Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре бүләге - «Коры елга» /реж. Алексей Барыкин (Россия);

Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре дипломы  – «Шәхси урын» / реж. Җамал Әл-Гхайлан (Бәһрәйн корольлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International