X Казан халыкара мөселман кинофестивале көндәлегеннән: йомгаклау

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

11 сентябрьдә Казанда  X халыкара мөселман кинофестивале ябыла. Бер атнага шәһәр Россиянең кино башкаласына әйләнде: берничә кинотеатрда дөньяның төрле илләрендә төшерелгән, конкурс программасына һәм конкурстан тыш программаларга кертелгән фильмнар барды, башкалада күренекле  кино сәнгате әһелләре булды, осталык дәресләре, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, иҗади очрашулар узды. (http://kazan-mfmk.com/archives/4052). Фестиваль, бер яктан, республика халкы өчен зур кино бәйрәменә әйләнсә, икенче яктан, Татарстанда кино сәнгате әһелләре өчен көчле иҗади этәргеч бирде.  

www.kazan-mfmk.com.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International