Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Х Казан халыкара мөселман кинофестивале жюри әгъзалары белән очрашты

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

10 сентябрьдә конкурс программасына йомгак ясалгач, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин  Х Казан халыкара мөселман кинофестивале жюри әгъзалары белән очрашты.

Анда  жюри рәисе Хуҗаколый Нарлиев (Төрекмәнстан), Исхан Кабил (Төркия), Хонг Санг Ву (Көньяк Корея), Тәүфыйк Измайлов (Азәрбайҗан) һәм Мансур Гыйләҗев (Россия, Татарстан) катнашты.

Конкурс программасына сайлап алынган фильмнарның сәнгать дәрәҗәсе югары булуы, Казан халкының фестивальгә карата зур  кызыксыну  белдерүе билгеләп үтелде.

Хуҗаколый Нарлиев Казан тамашачысының мөселман кинофестивале фильмнарын ихлас кызыксыну белән каравына соклануын белдерде. Әңгәмә барышында уртак проектлар булдыру, бергәләп фильмнар төшерү, республикалар арасында фильмнар алмашу мәсьәләләре каралды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International