Хөрмәтле конференция кунаклары һәм анда катнашучылар!
Сезнең белән кунакчыл Казаныбызда күрешүебезгә ихлас шатмын. Унынчы халыкара мөселман кинофестивале Мәдәният елында, Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителгән елда уздырылуы тирән мәгънәгә ия. Татарстан Республикасы һәрчак төрле милләтләр һәм диннәр вәкилләренең хокуклары бертигез тәэмин ителү ягыннан үрнәк күрсәтүче булып тора. Кинофестиваль уздырылган еллар эчендә аны уздыру форматы да шактый үзгәреш кичерде: күп кенә параллель программалар барлыкка килде, шул исәптән түгәрәк өстәлләр һәм фәнни-гамәли конференцияләр уздыру матур традициягә әйләнде. Бу исә кино төшерүчеләрнең иҗади активлыгы үсүгә ярдәм итә, алар арасында конструктив диалог, традицияләрнең саклануы һәм тапшырыла килүе өчен шартлар тудыра. Бүген дә менә безнең конференциябездә күренекле галимнәр, кино төшерүчеләр, кино белгечләре, шулай ук Казанның югары уку йортлары студентлары катнаша, чыгыш ясарга, фикер алышырга әзерләнә.
Азәрбайҗан, Кыргызстан, Башкортостан, Үзбәкстан, Венгриядән, Саха (Якутия) һәм Хакасия республикаларыннан килгән кунакларны чын күңелдән кайнар сәламлим. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына, шәхсән аның ректоры Йосыпов Рифкать Рәшит улына конференцияне оештыруда актив катнашулары өчен зур рәхмәт белдерәм. Форумда эшлекле, дустанә фикер алышу мохите хакимлек итәр, анда кино үсешендә яңа идеяләр һәм чишелешләр табылыр, яңа проектларга мәйдан бирелер дип ышанам.
Барыгызга да уңышлар һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы мәдәният
министры, Казан халыкара
мөселман кинофестивале
оештыру комитеты рәисе
А.М.Сибагатуллин