Россия музейлары хезмәткәрләре Алабугада илнең төрле төбәкләрендә урнашкан Цветаева музейлары эшенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

Музеефикация, реэкспозиция, Марина Цветаева музейларында аның үзенә, гаиләсенә багышланган яңа экспозицияләр ачу мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл эшендә катнашу өчен Алабугада бөтен илдән дистәләрчә белгеч җыелды.  Алар тәҗрибә уртаклаштылар, яңа фикерләрен җиткерделәр. Түгәрәк өстәл тәмамлангач, VII Халыкара Цветаева укуларын ябу тантанасы узды.  Игорь Лерман җитәкчелегендәге камера оркестры чыгышы, шигырь кичәсе тамашачылар күңеленә хуш килде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International