Кичә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Халыклар ассамблеясе советының киңәйтелгән утырышы булды.
Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Утырышта бүгенге көндә Татарстанда 63 меңнән артык мигрант яшәве, республикада халыкларны берләштерү һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен күп нәрсә эшләнүе турында сөйләнде.
Хәл ителәсе берничә мәсьәлә тирәсендә фикер алышу булды. Мәсәлән, диаспораларның иң кечкенә вәкилләрен күпмилләтле якшәмбе мәктәбенә күбрәк җәлеп итү кирәклеге билгеләп үтелде. Шулай ук чит ил гражданнары тарафыннан хокук бозу очраклары ишәю мәсьәләсе җанлы фикер алышу тудырды.
Утырыш йомгаклары буенча гомуми тавыш бирү юлы белән проектларны гамәлгә ашыру планы расланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте